Казандагы Бехтерев исемле Республика клиник психиатрия хастаханәсендә кызына физик һәм рухи зыян салынган өчен әнисенә 15 мең сум түләнгән, дип хәбәр итте Казан хокук яклау үзәге.
Быелның язында Казанның Совет районы мәхкәмәсе клиникада авыруларга көненә бер генә тапкыр бәдрәфкә бару тәкъдим ителүен һәм бу урындык-бәдрәфнең бүлмәдәге башкалар алдына куелуын кешене мыскыл итү дип тапты һәм зыян күргән авыру кызга 15 мең сум күләмендә җәза түләргә кушты.
Шулай ук кызның авыруы тирә-яктагылар өчен куркыныч саналмаса да аның куллары һәм аякларының караватка бәйләп тотылган булуы билгеле. Бу эшне клиника хезмәткәрләре генә түгел, анда ятучы ирләр дә башкарган.
Мәхкәмә клиника хезмәткәрләрен гаепсез дип тапты.
Бу гаиләнең хокукларын яклаучы адвокат Ирина Хрунова мәхкәмә карарына ризасызлык белдереп эшне Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә җибәргәнен әйтте.