Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иман" яшьләре ятимнәргә җылы киемнәр җыя


Әнфисә һәм Регина Әхмәтгалиевалар ятимнәргә җылы кием бәйли
Әнфисә һәм Регина Әхмәтгалиевалар ятимнәргә җылы кием бәйли

Удмуртиянең шәһәр һәм районнарында "Җылы куллар" дип аталган хәйрия акциясе бара. Аның максаты – өч яшьтән алып уналты яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр өчен җылы киемнәр җыю. Аларны ишле һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә, социаль үзәкләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләргә өләшү күздә тотыла.

"Җылы куллар" акциясендә үткән елда ике меңнән артык кеше катнашкан, өч меңләп бала җылы кием белән тәэмин ителгән. Быелгы акциядә “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзалары да катнаша. Шуларның берсе – Регина Әхмәтгалиева.

Регина әнисе бәйләгән әйберләрне бик яратып кия. Алар арасында нинди генә кием юк. Җәйге кичтә кию өчен заман таләпләренә туры килгән матур төстәге жилетлар, затлы кофталар. Аларны Әнфисә Әхмәтгалиева кызына күпләп бәйли.

“Ошатып, яратып киюче булгач, рәхәтләнеп бәйлим. Элек бияләй, оекбашлар гына бәйли идем. Хәзер кибетләрдә күңелгә ошаган әйберләр юк. Шуңа үзем бәйләргә булдым. Журналлардан бизәкләр, кофталарның модельләрен карыйбыз кызым белән икәү, сайлап алабыз да, бәйлим”, диде Әнфисә ханым.

Яңа кофта инде әзер
Яңа кофта инде әзер
Көз һәм яз айларында җил үтә алмаслык итеп бәйләнгән пальтолар, алар арасында көн дә кию өчен бәйләнгәне яисә бәйрәмнәрдә һәм кояшлы матур көннәрдә йөреп керү өчен дә киемнәр бар. Ак йон җептән матур бизәкләр белән тыгыз итеп бәйләнгән пальто күп кенә яшь кызларның хыялында гынадыр, мөгаен. Тагын яңа кием әзер – аңа эчлек эшләргә, башлыгын урынына тегәргә генә калган.

Регина әлегә әнисе кебек затлы әйберләр бәйләми, дөрес, кечкенәдән курчакларына киемнәр бәйләгән, әмма соңгы елларда бу шөгылен туктаткан. Әмма яшьләр берлегендә “Җылы куллар” акциясендә катнашу турында сүз чыккач, Регина балаларга үз куллары белән бәйләнгән әйберләр җыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыга.

Әнфисә ханым кызының кул эшләренә тартылуына бик сөенә. Регина күбрәк әнисе бәйләгән киемнәрне кисә, киләчәктә балаларына үз куллары белән киемнәр бәйләргә хыяллана.

Ә хәзер Регина әнисе белән ятимнәргә шарфлар һәм башлыклар бәйли, ә берничә җылы әйберләрен инде балаларга бирергә дип әзерләп тә куйганнар. Озын матур шарф – Регинаның беренче зур эше. Алар балалар өчен кыш көннәрендә кияргә җылы әйберләр булып кына калмас, әйберләрдә күңел һәм кул җылысы сакланачак. Кибеттән яисә базардан да шундый әйберләрне сатып алып булыр иде, мөгаен. Әмма социаль яктан якланмаган балаларны бүген кайгыртучылар бар дигән фикерне җиткерү теләге зур яшьләрдә.
XS
SM
MD
LG