Очрашу татар мәгърифәтчеләре – Әмирханнар нәселенә багышлап Коръән уку белән башланды. Чараны “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы Әлмирә Әдиятуллина алып барды.
“Татарга мәгърифәт нуры чәчкән Әмирханнар нәселе берүк вакытта реформаторлар да булган. Бүген әлеге эшне бу нәселнең дәвамчысы – галим Илдус Әмирхан алып бара”, диде ул.
Илдус Әмирханов нәселне югалтмас өчен татар халкында шәҗәрәнең роле зур булуын бәян итте.
“Без бөтенебез дә нәсел шәҗәрәсен төзесәк, милләтне дә тутырган булабыз. Ягъни нәселләр шәҗәрәсе – милләт шәҗәрәсен барлыкка китерә”, дип әйте ул.
Бу очрашуны “Апанай” мәчете, “Иман” мәркәзе һәм “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы бергәләп оештырды. Бер атна элек шушы ук мәчеттә Апанайлар нәселе вәкилләре дә очрашкан иде.