Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сүз иреген яклап урам җыены узды


Уфада сүз иреге мәсьәләсенә багышланган урам җыены узды. Урам җыены Зорге урамындагы бер мәйданда үтте. Чарада 300дән артык кеше катнашты. Төп таләпләр - Рен ТВ Уфа каналының алдагы елга рөхсәтен озынайту һәм Татарстан-Яңа Гасыр Планетаны күрсәтү иде. Моннан тыш татар җәмәгатьчелеге Башкортстан телевидениесендә татар тапшыруларын арттыру һәм Татарстан Яңа Гасыр каналын төп каналлар белән бушлай күрсәтүне кертүне дә таләп итеп чыкты.

РенТВ Уфа каналы җитәкчесе Альберт Мөхәмәдьяров сүзләренчә, аның сатып алган буш каналында Татарстан Яңа Гасыр Планетаны күрсәтүне мөмкинлек булган, ләкин республика президенты аны тыйган. Урам җыенында Мөхәмәдьяров Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп моны милләтара низаг чыгару дип атады.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов Мөхәмәдьяровтан аны татарларга бушлай бүләк итүен сорады.

Бигнов сүзләренчә, Мөхәмьядаров республика хакимиятенә оппозициядә торуы сәбәпле каналларны ачуда каршылыклар бар. Әгәр бүләк итсә татар җәмәгатьчелегенең телеканал өчен көрәшеп аны ачуга мөмкинчелеге зур.

Чара азагында сүз иреген яклауны сорап Русия президенты Путинга мөрәҗәгать кабул ителде.
XS
SM
MD
LG