Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурси Газзә сызыгында туган хәлгә бәйле киңәшмә уздыра


Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси Газзә сызыгы тирәсендә хәлнең кискенләшүе сәбәпле Каһирәдә халыкара киңәшмә уздыра.

Сөйләшүләргә Каһирәгә Төркия премьер-министры Рәҗәп Таиип Эрдоган, Катар әмире Хамад бин-Халиф ал-Тани, Хәмәс фәләстин төркеме башлыгы, Газзә белән идарә итүче Халед Машааль килгән.

Мисыр премьеры Хиша Кандиль Израил белән Хәмәс арасында татулык урнаштыру өчен арадашчы булырга әзерлеген әйтте.

Газзәгә бүген Тунис тышкы эшләр министры Рафик Абдесслем килде. Ул Израил гамәлләрен тәнкыйтькә тотты һәм фәләстинлеләргә теләктәшлек күрсәтте.
Израил һава көчләре шимбәгә каршы төндә Газзәдәге Хәмәс төркеме хакимият биналарын утка тотты. Ким дигәндә 8 фәләстинле һәлак булды.

Газзә сызыгыннан фәләстин сугышчылары тарафыннан Израилгә ракета һөҗүмнәрендә дүрт израил хәрбие яраланды.

Барлыгы дүрт көндә 30дан артык тыныч фәләстинле һәм өч тыныч израилле үлде.
XS
SM
MD
LG