Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәбәрсез югалган 13 яшьлек Алинә гәүдәсе Мари урманында табылган


Казан – Татарстанның Әтнә районында хәбәрсез югалган 13 яшьлек Алинә Гыйлемханованың пычак белән чәнчелгән үле гәүдәсе күрше Мари республикасы урманында табылган. Кызны урлаган 40 яшьлек Рәдиф Латыйпов шунда ук асылынган хәлдә табылган. Бу хакта бүген Татарстанның эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Алинәнең югалуы турында дүрт көн элек хәбәр ителгән иде. Тикшерүчеләр мәгълүматына күрә, Рәдиф Латыйпов элегрәк урлау өчен хөкем ителгән, беркайда да эшләмәгән, соңгы 5 елда Алинәнең әнисе белән яшәгән булган. 14 ноябрьдә алар арасында низаг чыккач, Алинәнең әнисе араларын өзү турында белдергән. Шул ук көнне Рәдиф Алинәне урамда очратып, машинасына утыртып билгесез якка алып киткән.

Тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG