Accessibility links

Кабарда-Балкарда өч сугышчы үтерелгән дип хәбәр ителә


Нальчик – Кабарда-Балкар республикасында канунсыз кораллы төркем әгъзаларын эзләү вакытында, өч сугышчы үтерелгән, полициянең берничә хезмәткәре яраланган дип хәбәр ителә.

Республиканың террорга каршы комитеты хәбәр итүенчә, якшәмбедә Баксаненок авылы янында блиндажга сыенган 3 сугышчы табылган. Бирелергә тәкъдим ителгәч алар ут ачкан. Атышу нәтиҗәсендә өчесе дә үтерелгән.

Бу төбәктә террорга каршы операция халәте кертелгән.
XS
SM
MD
LG