Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динамо-Зенит уенына петардаларны җанатар кызлар алып кергән дип шикләнелә


Мәскәү – Мәскәү полициясе белдерүенчә, Динамо-Зенит футбол уенына шартлаткыч петардаларны стадионга җанатар кызлар алып кергән булган.

Шимбә көнне Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә узган уен вакытында трибунадан ташланган петарда нәтиҗәсендә Динамо капкачысы Антон Шунинның күзенә зыян килеп, уенны туктатырга мәҗбүр булдылар.

Полиция уеннан соң 90нан артык кешене тоткарлаган. Алар арасында өч кыз да булган, шуларның берсе петарданы ташлауда шикләнелә.

Тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG