Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хәләл "МакДоналдс" ачылырмы?


20 ноябрьдә Казанда "МакҺэппи көне" хәйрия чарасында “Макдоналдс”ның Русиядәге вәкиле Хәмзәт Хасбулатов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, арткы планда танылган җырчы Венера Ганиева
20 ноябрьдә Казанда "МакҺэппи көне" хәйрия чарасында “Макдоналдс”ның Русиядәге вәкиле Хәмзәт Хасбулатов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, арткы планда танылган җырчы Венера Ганиева

20 ноябрьдә "МакДоналдс" тукландыру челтәре Русиядә хәйрия чарасы үткәрә. Бу көнне кыздырылган бәрәңге сатудан кергән керем мохтаҗ балаларга ярдәмгә биреләчәк. Ул арада Казан мәкхәмәсе Равил Фәйзуллин исемле Казан егетенең "МакДоналдс"ка шикаятен тикшерә. Равил "МакДоналдс" рестораннарында тәкъдим ителгән ризыкның нәрсәдән пешерелүен игълан итүне таләп итә.

13 ноябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсендә казанлы Равил Фәйзуллин шикаяте каралды. Ул “МакДоналдс” рестораннарыннан зарланып шикаять язган булган. Равил дөньякүләм танылган фаст-фуд челтәрендә тәкъдим ителгән ризыкның нәрсәләрдән пешерелүен игълан итүне таләп итә. Шикаятьче утырышка килмәү сәбәпле утырыш 6 декабрьгә күчерелгән.

Шикаять октябрь аенда Казанның Совет районы мәхкәмәсенә тапшырылган. Бу эштә Фәйзуллинга “Социум” иҗтимагый оешмасы ярдәм итә. Алар таләп иткән исемлектә 27 ризык бар.

Хәлләр болай башлана: Изге Рамазанда Фәйзуллин Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан “МакДоналдс” ресторанына кереп һамбургер ашарга тели. Ул ризыкны сатып алганнан соң бу ашамлыкның шәригать кануннарына туры килүе турында сорап ресторан эшчеләренә мөрәҗәгать иткән. Әмма алар бу сорауга җавап бирмәгәннәр. Фәйзуллин шулай ук “МакДоналдс” челтәренең Мәскәүдәге төп офисына да хат язган, ләкин алар да битарафлык күрсәткән.

“Социум” оешмасы җитәкчесе Тимур Әсхәдуллин белдерүенчә, эш хәләлллектә генә түгел. “Монда сүз хәләллектә генә түгел. Шикаятьчене ашамлыкларның составы кызыксындыра. Аерым алганда, ризык әзерләгәндә махсус кушылмаларны куллану мәсьәләсе борчый”, ди Әсхәдуллин.

“Социум” быелның май аенда оешкан. Тимур Әсхәдуллин сүзләренчә, “Социум” эшчәнлеге керемгә корылмаган, фикердәшләр саны да күп түгел. Оешманың нигезен юридик факультет тәмамлаучылар тәшкил итә. Алар моны фәкать иҗтимагый активлык өчен башкара һәм “МакДоналдс” эшен алар үзләре кызыксынып алган.

“Альфа” юридик ширкәте партнеры Сирин Зарипов, Фәйзуллин ашамлыкның нәрсәләрдән пешерелүен сорауны таләп итә ала, әмма “МакДоналдсны" хәләлләштерү бәхәсендә җиңеп чыга алмаячак, дип саный.

“Махсус канунга нигезләнеп эш иткәндә ризык белән эш итүче һәрбер ресторан яисә кафе продукциянең эчтәлеген күрсәтергә тиеш. Шул исәптән, ризыкны җитештергәндә кулланылган махсус компонентлар, тәмләткечләр, буяулар һәм төрле кушылмаларны да. Бу канун кечкенә кафеларга да, затлы рестораннарга да кагыла. Бу мәсьәләдә Фәйзуллин җиңеп чыга ала.

Хәләл мәсьәләсенә килгәндә, Фәйзуллин “МакДоналдс” җитәкчелегенә йогынты ясый алмаячак дип саныйм. Бүгенге көндә моны таләп итү реаль эш түгел, чөнки кулланучыны билгеле бер кафега барырга мәҗбүр итеп булмый.

Бүген Казанда хәләл-индустрия шактый алда. Мәсәлән, “Ашан”, “Пестречинка”, “Сарман пилмәннәре" кебек танылган брендлар хәләл ризык белән эш итә. Беренчедән, хәләл ризыкның хакы кыйммәтрәк. Икенчедән, аларга ихтыяҗ бар. Бәлки “МакДоналдс” үзе теләп хәләл ит тәкъдим итү турында уйлана башлар дигән өмет бар”, диде Азатлык радиосына Сирин Зарипов.

“МакДоналдс” мәнфәгатьләрен кайгырткан адвокат Олег Улымов сүзләренчә, мәкхәмә утырышына шикаятьче үзе килгән очракта гына “МакДоналдс” ризыкларының ниләрдән әзерләнүен игълан итәргә әзер.

Моңарчы да “МакДоналдс” кебек фаст-фуд рестораннарының хәләллеге белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кызыксынган иде. 28 майда “МакДоналдс” ресторанының Русиядәге президенты Хәмзәт Хасбулатов белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов бу турыда сораган иде. Ул вакытта Хасбулатов итнең ислам һәм иудаизм кануннарына туры китереп чалына дип әйтеп китте. Ләкин махсус дога укылмаганын да билгеләп үтте.

Хәләл “МакДоналдс” челтәре барлык мөселман илләрендә дә эшләп килә. Билгеле, бу илләрнең рестораннарында дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкны күреп булмый. Шуңа да карамастан, “МакДоналдс” анда уңышлы гына эшли һәм кулланучылар булмауга зарланмый.
XS
SM
MD
LG