Казаннан адвокат Ирина Хрунова Европада кеше хокуклары мәхкәмәсендә Pussy Riot төркеме кызлары Надежда Толоконникова һәм Мария Алехинаны яклау эшенә керешә. Моңа кадәр Хрунова Екатерина Самуцевичның гына адвокаты иде.
“Бер атна элек Надежда Толоконникова Европада кеше хокуклары мәхкәмәсендә үзен яклау өчен ышаныч кәгазе җибәрде. 18 ноябрь көнне шундый ук язуны Мария Алехинадан алдым”, дип белдерде Хрунова “Известия” газетына.
Хрунова Европа мәхкәмәсенә әлеге өч кыз исеменнән дә шикаять язачагын да әйтте. Бу шикаять, аның сүзләренчә, якын арада язылып бетәчәк һәм колониягә кызлар янына барып тикшереләчәк.
Бүген Pussy Riot төркемендәге ике кызның адвокатлары Марк Фейгин, Виолетта Волкова һәм Николай Полозов яклау эшен туктачакларын белдерде.