Accessibility links

Кайнар хәбәр

”Конгресс сәясәт белән дә шөгыльләнергә тиеш”


Рифкат Хуҗин
Рифкат Хуҗин

Декабрь башында Казанда узачак Бөтендөнья татар конгрессының корылтаена Самардан сигез делегат, өч шәрәфле кунак һәм ике журналист барачак.

Конгресс мөнбәреннән сөйләргә сүз бирсәләр, яңа Башкарма комитетка нинди теләкләр белдерер идегез, дигән сорауга Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, делегат Рифкат Хуҗин түбәндәге җавапны бирде:

"Беренчедән, әле эшләп килгән Башкарма комитетка мин рәхмәтләремне әйтер идем. Соңгы биш елда Конгресс зур көчләр куеп Сабантуебызны Тын океанга кадәр җиткезде. Ил буйлап гөрләтеп авыл Сабантуйлары уза. Федераль күләмдә ат чабышлары узды. “Түгәрәк уен”нар гөрли. Бәйрәмнәр күп булсын, чөнки бу халык белән очрашу урыны гына түгел, бу халык белән аралашу җире дә.

Заман үзгәрә, алгы сафка сәясәт чыга. Русия буйлап милләтләргә каршы яу башланды. Бу очракта да атакага татарлар ыргытылырга тиеш. Калган милләтләр татар арбасына гына утыручылар. Русиянең төп канунын үзгәртергә теләүчеләр, милли мәгарифне юкка чыгаручылар көчәйгәннән-көчәя бара. Конгресста бик көчле юристлар төркеме эшләргә тиеш. Милләтләргә каршы, динебез исламга каршы чыгучыларның фикерләрен туплап анализларга һәм һәр милли оешмага юнәлтергә кирәк. Үз чиратында, төбәкләрдәге милли оешмалар да үз позицияләрен белгертеп Конгресска мәгълүмат җибәрергә тиешләр. Әлбәттә, төбәкләр канәгатьсезлекләрен белдереп язган хатларын Русия президенты аппаратына, хөкүмәт даирәләренә, Татарстан җитәкчеләренә, төбәк депутатларына да җибәрергә тиешләр".
XS
SM
MD
LG