Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстиннәр 29 ноябрьдә БМО генераль ассамблеясына мөрәҗәгать итәчәк


Фәләстин автономиясе җитәкчелеге Фәләстингә БМО каршында “күзәтүче” статусын бирүне сорап 29 ноябрьдә БМО генераль ассамблеясына мөрәҗәгать итәчәк. Бу бәйсезлекне тануга тагын бер адым булачак. Әлеге белдерүне Фәләстиннең Мәскәүдәге илчесе Фаед Мостафа белдерде.

“29 ноябрьдә без БМО генераль ассамблеясына мөрәҗәгать итәчәкбез һәм безне күзәтүче буларак алу турындагы мөрҗәгать безнең проблеманы хәл итәргә яңа җирлек тудырачак”, диде ул матбугат очрашуында.

Дипломат сүзләренчә, Фәләстин-Израил низагы ахыргача хәл ителмичә хәрби чараларның кабатланмас дип беркем ышандыра алмый.

Мостафа шулай ук халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан Израил җитәкчелеге алар халкына карата һәм башка кылган җинаятьләр өчен җинаятькә тартылырга тиеш дип белдерде.
XS
SM
MD
LG