Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" телевидениесе алып баручылары студентлар белән очрашты

22 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан Татарстанның журналистлар берлеге республиканың билгеле урта һәм өлкән буын телевидение алып баручылары белән “Чын тележурналистлар: буыннар алмашы” дигән очрашу үткәрде. Бу чарада Лия Заһидуллина, Фирдәвес Ганиева кебек билгеле телевидение алып баручылары аша КФУның журфак студентлары Татарстан телевидениесенең үткәне белән таныштылар. Республиканың Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова 21 ноябрь - телевидение көне белән котлап, аның киләчәктә дигитал булып калачагын әйтте. Очрашуда журналистлар берлегенә яңа журналистлар да кабул ителде. [Рөстәм Исхакый фотолары]

XS
SM
MD
LG