Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кызы Элина Кирәева - Русия гүзәле


Элина Кирәева
Элина Кирәева

Мәскәүдә үткән “Русия чибәре” бәйгесендә җиңгән татар кызы Элина Кирәева "Җир гүзәле" бәйгесендә Русияне вәкиллек итә.

Чәршәмбе кич белән Мәскәүдә “Русия чибәре” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Русиянең төрле төбәкләрендә җиңү яулаган 60 тан артык кыз гүзәллектә ярышты. Ләкин жюри Башкорстаннан килгән татар кызы Элина Кирәеваны җиңүгә лаек дип тапты. Татарстан данын яклаган Бөгелмә кызы Земфира Шәрәфиева бәйгенең финал өлешенә дә үтә алмады.

Күпчелек катнашучылардан аермалы буларак, Кирәева кечкенәдән үк подиумнарны таптамаган. Үзе әйтүенчә, ул беркайчан да модель булырга теләмәгән. Белеме дә фэшн өлкәләсеннән шактый ерак: Элина икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнеп, тәрҗемәче белгечлеге ала. Укуын тәмамлагач, хәтта ике ел икътисад өлкәсендә эшләп тә алырга өлгерә, әмма эш ләззәт китермәгәч, сеңлесе эзеннән китәргә уйлый. Элинаның сеңлесе Альбина 2008 елда Русиянең иң яшь чибәре бүләгенә ия була.

Элина Кирәева
Элина Кирәева
22 яшендә модель бизнесына килгән Элина беркайчан да төс-кыяфәте белән шөгыльләнмәгән. Бу хакта ул “Комсомольская правда” газетының Уфа хәбәрчеләренә сөйләгән.

“Элек фитнесс-залга еш йөри идем, ләкин соңгы вакытларда фанатизмны читкә куеп сирәк кенә булгалыйм. Гадәттә, бер көн аралаш җәдвәленә нигезләнеп эш итәм. Ашаганда да саграк булырга тырышам: һәр иртәне зәйтүн мае кушылган карабодай боткасы һәм кипкән җимешләр белән башлыйм”, дип сөйли Кирәева.

Элинага 25 яшь булса да, әлегә кияүгә чыгу турында уйламый. Киләчәктә үзен телевидение өлкәсендә сынап карыйсы килә. Бу аның күптәнге хыялы икән.

175 сантиметр буйлы кыз кечкенә чагын искә төшерә. Яшь чагында еш кына Чишмә районына, авылга кайта торган булган.

“Мин үземне беркайчан да шәһәр кызы дип хис иткәнем булмады. Кечкенә чакта күп вакытны Чишмә районындагы авылда, әби янында үткәрә идем. Мин анда сыер да сауганым, бәрәңге җыйганым, миллек бәйләгәнем булды. Авылны бик яратам. Ә иң яраткан ризыгым – кызыл эремчекле баллы гөбәдия ”, дип искә ала Кирәева.

Бу җиңүне Элина әнисе Зөлфиягә һәм якыннарына багышлаган.

“Мин чип-чиста татар кызы. Русиянең көче күп төрле милләтләр булудан гыйбарәт”, дип белдерде Кирәева көтелгән җиңүче таҗын алгач.

Татар чибәре Русия данын “Мисс Җир” бәйгесендә яклаячак. Бәйге 24 ноябрьдә Филиппин утрауларында үтәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG