Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Фәйзи Гаскәровны искә алалар


Хашим Мустаев
Хашим Мустаев

Атаклы хореографның тууына 100 ел тулуга багышланган кичәдә аның чордашы Хашим Мостаев җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Татар халкының мәшһүр улы, атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан аны искә алу чаралары оештырыла. Чираттагы хәтер чарасы Башкортстан Милли музеенда үтте.

БР дәүләт Милли музеенда юбилей чарасына җитди әзерләнгәннәр. Анда Фәйзи Гаскәров тормышын һәм иҗатын яктыртучы зур күргәзмә почмак булдырылган. Фәйзи Гаскәровның шәхси әйберләре, фотосурәтләре, төрле гастрольләр афишалары һәм башка бик күп ядкарьләр куелган анда. Хәтер чарасында төп кунак – күренекле хореограф Хашим Мостаев.

Башкортстан һөнәри милли бию сәнгате башында татарның өч атаклы улы тора – Фәйзи Гаскәров, Хашим Мостаев һәм Рудольф Нуриев. Шуларның икесе үз исемнәрен тарихта мәңгелеккә язып калдырып, бакыйлыкка күчкән булса, Хашим ага Мостаев, әле дә исән. 94 яшендә дә Фәйзи Гаскәров ансамблендә киңәшче-остаз хезмәтен үти ул.

Хашим Мостаев хәтер кичәсенә килүчеләр алдында чыгыш ясап Фәйзи Гаскәров хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Залда утыручыларның бихисап сорауларына җаваплар да бирде ул. Кичәгә Фәйзи Гаскәров ансамбле биючеләре дә килгән. Яшь буын артистларга да Хашим аганың хатирәләрен тыңлау бик кызыклы булды.

Күренекле хореограф Фәйзи Гәскәров нигез салган данлыклы бию ансамбле ел саен диярлек чит илләрдә үзебезнең милли сәнгать белән таныштыра. Милләте белән татар булган Фәйзи Гаскәров яшь чагында Мәскәүдә Игорь Моисеев җитәкчелегендәге СССР халык биюләре ансамблендә эшләгән. Шул чакта ук аның башына Башкортстанга кайтып, классик милли балет, халык биюләре ансамбле оештыру уе килә. Авылларга чыгып, биюгә маһир булган татар һәм башкорт егетләрен, кызларын туплый ул.

Ансамбль шулай итеп һәвәскәр сәнгать түгәрәге сыйфатында үз иҗатын башлап җибәрә. Ә инде ансамбльнең тәүге балкышлы уңышларын күргәч, Башкортстан xөкүмәте аны үз карамагына алып, яшь биючеләрне һөнәри укытуга юллауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә алына.

Үз эшенең остасы Фәйзи Гаскәров үзе үк оештырган ансамбльне тиз арада бар илгә таныта. Әйтүе генә җиңел – 70кә якын чит илдә булган үзенең яшәү дәверендә данлыклы ансамбль. 1990 елда Гаскәров ансамбленә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге бирелә.

Берничә ел элек Фәйзи Гаскәров ансамбле, ниһаять, үзенең бинасына да ия булды. Аның 500 урынлык тамаша залы һәм артистларга барлык уңайлыклары булган ярдәмче бүлмәләре бар. Ансамбль бинасында аның данлыклы юлы хакында бай мәгълүматлар туплаган музей үз ишекләрен ачты. Шушы уңайдан тантаналы чарада бу музейның да Фәйзи Гаскәров исеме белән аталуы әйтелде.

22 ноябрьдә Башкортстан дәүләт Милли музеендагы хәтер кичәсенә килүчеләр Фәйзи Гаскәровның күпләргә үрнәк булырлык тормыш һәм иҗат юлы хакында бай мәгълүматлар алды.
XS
SM
MD
LG