Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда президент вәкаләтләре арттырылгач яңа бәрелешләр булды


Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси
Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси
Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси атнакич үз вәкаләтләрен киңәйтергә карар иткәч бүген илнең төрле шәһәрләрендә бәрелешләр булды.

Башкала Каһирәнең Тәхрир мәйданы янында җыелган демонстрациячеләрне куып тарату өчен полиция күз яшьләндерү газы кулланды. Җомга көнне бәрелешләр Мисырның Порт Сәит, Сүәеш, Александрия шәһәрләрендә дә булды. Анда демонстрациячеләр президент Мурсиның “Мөселман кардәшлеге” фиркасе биналарына һөҗүм итте.

Реформа тарафдарлары Мурсины диктаторлык вәкаләтләре алуда һәм былтыргы инкыйлаб нәтиҗәләрен юк итүдә гаепли.

Мурси һәм аның тарафдарлары исә вәкаләтләрне арттыру карары элекке президент Хөсни Мөбәрәк тарафдарлары инкыйлаб нәтиҗәләрен юк итә алмасын өчен кирәк иде ди.

АКШ, Европа Берлеге һәм БМО Мурсиның вәкаләтләрен арттыруга борчылу белдерде.

Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә Мурсиның карарлары белән килешмәүчеләр яңа парламент сайланганчыга кадәр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә алмаячак.
XS
SM
MD
LG