Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ике юл казасында 24 кеше һәлак булды


Пакстанда шимбә көнне булган ике юл казасында кимендә 24 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Илнең төньяк-көнчыгышындагы тауларда юлчылык автобусы йөк машинасына бәрелеп кимендә 16 кеше һәлак булды.

Көньякта машиналар бәрелешүдән кимендә сигез кеше һәлак булды.

Пакстан дөньяада юл казалары иң күп була торган илләрнең берсе. Моны юлларның һәм машиналарның начар хәлдә булуы, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы белән аңлаталар.
XS
SM
MD
LG