Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә студентлар мәгариф чыгымнарының киметелүенә протест белдерә


Римда бүген берничә мең студент хөкүмәтнең ныклы экономия чараларына, шул исәптән мәгариф чыгымнарын да нык киметүенә протест белдереп урамга чыкты.

Шулай ук башка протест чаралары, үтә уңнар митингы һәм антифашистларның урам йөреше планлаштырылган.

Университетлар берлеге координаторы Микеле Орецци акча бик нык аз булу сәбәпле Италиянең мәгариф системы җимерелә бара, дип белдерде.

Италиядә яшьләр арасында эшчезлек дәрәҗәсе 35 процентка җитә. Бу илдәге уртача күрсәткечтән өч мәртәбә артыграк.

Бер ел элек Италия хәзерге Грециядәге тирән финанс кризисы чигенә якынлашкан иде. Ул чакта яңа премьер Марио Монти хөкүмәте бюджет чыгымнарын нык киметү юлын сайлады һәм бу мәгариф акчаларының да нык кына кимүенә китерде.
XS
SM
MD
LG