Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Һельсинки төркеме халыктан матди ярдәм сорый


Мәскәү Һельсинки төркеме хокук яклау проектларына матди ярдәм сорап Русия ватандашларына мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать оешманың интернет сәхифәсенә чыгарылды.

Русиядәге иң зур әлеге хокук яклау оешмасын Советлар Берлегендә һәм Русиядә кеше хокуклары өчен көрәш ветераны Людмила Алексеева җитәкли.

21 ноябрьдә гамәлгә кергән яңа канун нигезендә чит илләрдән финансланучы хөкүмәттән бәйсез оешмалар “чит ил агентлары” буларак теркәлергә тиеш. Мәскәү Һельсинки төркеме чит ил агенты буларак теркәлергә теләми.
XS
SM
MD
LG