Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониядәге бүгенге сайлау бәйсезлек референдумына китерергә мөмкин


Каталониядә бүген үтүче җирле сайлау төбәкнең Испаниядән бәйсезлек алуы турында референдум уздыруга китерергә мөмкин.

Төбәк президенты, бәйсезлек тарафдары Артур Масның җирле хөкүмәте вакытыннан алда сайлау үткәрергә чакырган иде. Мас, әгәр дә сайлаучылар төбәк парламентына аның фиркасен һәм бәйсезлек яклы башка фиркаләрне сайласа суверенлык турында референдум үткәрергә вәгъдә итте.

Каталониянең бәйсезлек теләүче өлеше төбәктә җыелган салым акчаларының артык зур өлеше Испаниянең үзәк хакимиятенә китеп бара, әгәр дә Каталония Испаниядән аерылып Европа Берлегенә аерым дәүләт буларак кушылса төбәкнең икътисады чәчәк атачак дип белдерә.

Испания икътисадының биштән бер өлеше Каталониягә туры килә. Бүгенге сайлау бурычка баткан Испания икътисади рецессия кичергән, илдә эшсезлек дәрәҗәсе 20 проценттан арткан чорга туры килә.
XS
SM
MD
LG