Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Универсиада вакытында иминлеккә багышланган очрашу узды


Русия иминлек шурасының Казанда узган күчмә утырышында сүз 2013 елда узачак Универсиада вакытында иминлекне тәэмин итү турында барды. Утырышта шура секретаре Николай Патрушев, Русия президентының Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бу федераль бүлгәгә кергән башка төбәкләр башлыклары катнашты.

Патрушев Универсиада кебек чараларның илнең халыкара абруе һәм спорт үсеше өчен генә түгел, спортның яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм наркоманиягә каршы чара буларак үсешен, җәмәгатьчелек урыннарында тәртип булдыру өчен уңай гамәл булганын белдерде.

"Казанга Универсиадага 170ләп илдән 15 мең спортчы, өч меңләп журналист, 100 меңләп кунакның килүе көтелә. Мондый күләмдәге чара иминлекнең яхшы булуын таләп итә", диде Патрушев.

Иминлек шурасы секретаре Казан Универсиадасын Сочида 2014 елда узачак кышкы Олимпия уеннарына әзерлек булачагын белдерде.

Универсиадада иминлек тәэмин итәр өчен 23 мең эчке эшләр министрлыгы хезмәткләре һәм эчке гаскәрләр хәрбиләре җәлеп ителәчәк.
XS
SM
MD
LG