Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә узган шимбә яңа мизгелне ачу тантанасы булды. Милли үзәктә үткән бу чарада мәдәни үзәк каршында эшләүче барлык түгәрәкләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге “Илдан” бию төркеме, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчечлегендәге “Шатлык” балалар төркеме, Наилә Фатехова җитәкчелегендәге “Мәдинә” төркеме, шулай ук Илдар Сәләхов җитәкчелегендәге “Шүрәле” дип аталган музыкантлар төркемнең, җырчы Роза Хабибуллинаның һәм яшь биючеләрнең чыгышларын тамашачы алкышлар белән каршы алды. [Нәзифә Кәримова фотолары]
Мәскәү татар мәдәни үзәгендә яңа сезон ачылды

1
Башкорт халык биюе

2
Яшь биючеләр

3
"Шатлык" төркеме чыгышы

4
"Мәдинә" төркеме

5
"Шүрәле" төркеме

6
Мәдәни үзәк каршындагы "Ильдан" бию төркеме

7
Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов

8
Тамашачылар

9
Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллинның “Мәдәни үзәктә эшләүче кайбер хезмәткәрләргә хезмәт хакы һәм башка кайбер чыгымнарны Татарстан ягыннан каплау турында киңәшүләр бара", дигән сүзләре алкышларга күмелде.