Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведевның юл иминлеге турында видеосы көлкегә калды


Дмитрий Медведев видеосыннан бер күренеш
Дмитрий Медведев видеосыннан бер күренеш

Русия премьерының юл иминлеге мәсьәләсен күтәргән видеомөрәҗәгате җәмәгатьчелектә көлке сүзләре белән кабул ителде.

Атна ахырында пәйда булган видеоблогта Медведев юл кагыйдәләрен бозган, исерек килеш рульгә утырган өчен җәзаларны шактый кырыслатырга чакыра.

Кара күн бишмәт кигән премьер-министр кара BMW X5 машинасы белән килеп туктый да машинадан бик җитди кыяфәт белән чыгып, туп-туры камерага карап сөйли башлый.



Әмма бу видео Русия өчен чыннан да бик зур проблема булган юл казалары турында җитди фикер алышуга этәрә алмады, видеода премьерның мачо стилендә сурәтләнүеннән көлүләр генә башланды һәм күпләр аның тәкъдимнәренә каршы чыкты.

Сәяси аналитик Евгений Минченко Дождь TVга интервьюда Медведевның видеомөрәҗәгатен аның имиджы өчен һәлакәт дип бәяләде.

"Бу клипка "Бумер" көе гына җитми дип уйлыйм. Башта ул кара BMW X5тә, бандитларның иң яраткан машинасында кара күн бишмәттә барганда "Бумер" фильмының көен дә өстәгән булсалар, имидж өчен кирәкле һәммә нәрсә үз урынында булыр иде. Әмма бары шул штрих кына җитешми. Бу аның имиджы өчен һәлакәт дип уйлыйм", диде Минченко.

YouTubeта да берсе, күрәсең, шулайрак уйлап Медведевның әлеге видеосына "Бумер" фильмыннан өзекләрне һәм Медведевның былтыр Казан Сабантуендагы машина маҗарасыннан өзекне, шулай ук аның сәер бию хәрәкәтләре видеосын кушып бер язма чыгарган.



Былтыр президент вазифасында булган Медведев Казан Сабантуена кара джипта килеп, анда кешеләрне таптата язган иде. Ул чакта Медведев машинасын туктатырга онытып, аннан сикереп чыкты һәм шуннан соң гына үз хатасын аңлап, машинаны кул көче белән туктатырга кереште. Иминлек хезмәткәрләре ярдәм итмәгән булса, машина җыелган халык өстенә барып менгән булыр иде.



"Московский Комсомолец" комментаторы исә Медведевның видеомөрәҗәгатен караганнан соң аның BMW машинасын йөртүенә ишарәләп премьер-министрны "чит ил реклама агенты" дип атады. Икенче берәүләр, премьер-министр чит ил машинасында түгел, ә Русиядә ясалган "УАЗ Патриот" машинасында күренергә тиеш иде, диде. Әмма тәнкыйть Медведевның үзен күрсәтү стиленә генә түгел, аның тәкъдимнәренә каршы да юнәлде.

Миллиардер һәм бу язда президентлыкка намзәт булган Михаил Прохоров үз блогында хөкүмәт башта коточкыч юлларны төзәтү ягын карасын иде дип язып чыкты. Медведевның кызыл ут янганда бару кебек юл кагыйдәләрен бозучылардан 500 мең сум түләтү тәкъдименнән көлеп Прохоров, “элекке президенттан үзе җитәкләгән илдә уртача хезмәт хакын белү-белмәвен сорарга кирәк”, ди.

Соңрак Медведев Twitterда зур штрафларны бары исерек йөртүчеләрдән генә түләтергә теләвен язып акланырга тырышты.

Дума депутаты Вячеслав Лысаков, премьер-министрның тәкъдимнәре “җитәрлек түгел”, диде.

Юл иминлеге мәсьәләсен Думада күтәреп чыккан Лысаков көнбатыштагы системны кулланырга, юл кагыйдәләрен кат-кат бозучыларны катырак җәзаларга чакыра. Ул шулай ук Медведев тәкъдимендә йөртүче канында күпме хәмер булуын билгеләү кысалары ачык итеп күрсәтелмәгән, ди.

Медведев 2010 елда президент булган чорда канда аз гына да хәмер булуны рөхсәт итмәүче канун керткән иде. Нәтиҗәдә канында бик аз гына хәмер эзе табылган кеше дә канун бозучы булып чыга.

"Зәңгәр чиләкчеләр" төркеме активисты Петр Шкуматов, канда күпме хәмер рөхсәт ителүен ачык итеп билгеләми торып, андый зур штрафлар кертү коррупциянең тагын да артуына гына китерәчәк, ди. "Аның моделе белән шундый штрафлар кертү бары тик ришвәтләрнең уртача зурлыгы берничә мәртәбә артуга гына китерәчәк. Инде хәзер ике генә ришвәт алып Монте Карлога китү турында шаярта да башладылар бит, ди Шкуматов.

Медведевның тәкъдиме Русия халкында исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата ризасызлык арткан чорга туры килә. Сентябрь аенда бер исерекнең машина белән бәреп җиде кешене үтерүенә бәйле җәнҗал озак кына дәүләт телевидениесенең игътибар үзәгендә булган иде. Узган айда Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән фикер белешүдә катнашканнарның 63 проценты исерек йөртүчеләргә карата канунны кырыслатырга кирәк дип санавын белдерде.
XS
SM
MD
LG