Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер гаилә эчендәге мәзһәбара күпер


Суфыйчылык мәзһәбендәге Абубәкер. Аның абыйсы Магомед хакимият эзәрлекләвеннән куркып үз фотосүрәтен күрсәтүне теләми
Суфыйчылык мәзһәбендәге Абубәкер. Аның абыйсы Магомед хакимият эзәрлекләвеннән куркып үз фотосүрәтен күрсәтүне теләми

Дагыстанда суфыйлар белән тыелган сәләфиләрнең бер-берен үтерүе арта барганда ике мәзһәбтәге бертуган Шапиевлар тату яши.

Төньяк Кавказның көч куллану иң киң таралган төбәге Дагыстанда рәсми суфыйчылык белән көчәя баручы тыелган сәләфичелек арасында киеренкелек, үзара үтерүләр арта бара. Азатлык радиосы берсе Дагыстанда берничә гасыр элек кабул ителгән рәсми суфыйчылык мәзһәбендә калган, икенчесе тыелган сәләфилек юнәлешен сайлаган, шуңа да карамастан бергә яшәүче ике бертуган белән сөйләште.

Дагыстанның Комсомольское авылында яшәүче абыйлы-энеле Руслан белән Рөстәм Шапиевларга үзара татулыкны саклау өчен шактый тырышырга туры килә.

Бертуганнарның кечерәге, исемен Абубәкер дип үзгәрткәне, Азатлык радиосына үзенең Магомед исемен алган абыйсын бик яратуын һәм хөрмәт итүен белдерде.

"Абый абый инде ул. Безгә туганлык мөнәсәбәтләрен өзәргә ярамый. Магомед - минем абыем. Ул бүлмәгә керсә - мин аягүрә басам, аңа ашарга да әзерлим. Аның киңәшләрен тотам. Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез", ди Абубәкер.

Әмма дингә килгәндә мөнәсәбәтләр бөтенләй башка. "Мәсәлән, ул миңа Мөхәммәтнең туган көнен бәйрәм итмә дисә, мин шунда ук: "Тукта, бу турыда сөйләшмибез", дип җавап бирәм", ди Магомедның энесе.

28 яшьлек Абубәкер Дагыстандагы рәсми суфи мәзһәбендә. Аның 31 яшьлек абыйсы Магомед исә Дагыстанда 1999 елда ваһһабчылык белән бергә тыелган сәләфи мәзһәбендә. Аларның тагын дүрт икетуганы да сәләфилекне сайлаган.

Дагыстанда сәләфи булу бик куркыныч нәрсә. Магомед әйтүенчә, иминлек көчләре аны һәрвакыт тотып алып китә ала.

"Мин бер дә энемне үтерергә җыенмыйм. Әмма хакимиятләр мине үтерергә әзер. Әгәр мин җәмәгатьчелек алдына чыгып үземнең шәригатькә нигезләнүче илдә яшәргә теләвемне әйтсәм, шунда ук юкка чыгачакмын. Мине полициягә инде берничә мәртәбә алып киткәннәре бар. Күп кенә дусларым юкка чыкты. Беркөн иртән мәчеткә барганда яныма полиция машинасы туктап мине бернинди аңлатусыз машинага төртеп утырттылар. Полиция бинасында нигә бездән качарга теләдең дип сорадылар. "Беркая да качарга теләмәдем. Мәчеткә иртәнге намазга бара идем" дип җавап бирдем. Алар миңа янап куркытырга теләде", ди Магомед.

Аның әйтүенчә, инде ике дустын булмаган җинаятьләр өчен азаплаулар ярдәмендә гаеп танытып төрмәгә япканнар.

Бәйсез хокук яклау оешмалары исәпләвенчә, Дагыстанда бу елда гына да гыйсъянчылык, хакимият репрессияләре һәм мәзһәбара бәрелешләр нәтиҗәсендә 800-ләп кеше һәлак булган. Шуларның 600-ләбе этник аварлар.

Дагыстандагы көч куллану суфый Абубәкерне дә бик борчый.

"Рәшит Нургалиев Русия эчке эшләр министры булган чакта барлык үтерелгән полиция хезмәткәрләренең тол хатыннарын бер җирле клубка җыеп очрашты. Кара матәм киемнәре кигән бер гаскәр хатын-кыз җыелды. Барысы да яшь һәм чибәр хатыннар. Хәзер аларга ни була инде? Тиздән өлкәннәрне карарга кешеләребез дә калмас", ди Абубәкер.

Аның әйтүенчә, абыйсы Магомед сәләфилеккә 2009-2011 елларда Великий Новгородта кәсепчелек белән шөгыльләнгән чорда төрле "экстремистик сәхифәләр" тәэсирендә күчкән.

Магомед исә сәләфилек ваһһабилыктан бик нык аерыла, хакимият төрле рәсми медиа чаралары аша сәләфилекне сугышчан һәм экстремистик агым итеп сурәтләргә тырыша, ди.

Ике бертуган 51 яшьлек аналары хакына бер-береннән аерылмаска тырыша. Магомед әнисе белән дини темаларга сөйләшкәндә дә игътибарны күбрәк ике мәзһәбнең дини уртаклыкларына юнәлтә.

Абубәкер әйтүенчә, суфый картлар да аңа абыйсы белән бәйләнешләрне өзмәскә киңәш итә.
XS
SM
MD
LG