Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи "мөселман атом бомбасын" булдырырга кушкан булган


Казакъстанның элекке тышкы эшләр министры, хәзерге вакытта БМО генераль секретаре урынбасары булган Касымжомарт Токаев Ливиянең элекке президенты Мөәммәр Каддафинең Казакъстан илбашы Нурсолтан Назарбаевка юллаган "беренче мөселман атом бомбасы ясау тәкъдиме" булган хатны җәмәгатьчелек игътибарына чыгарырга кирәк, дип белдерде.

"1992 ел башында Тышкы эшләр министрлыгына Казакъстан президенты өчен Ливия юлбашчысы Мөәммәр Каддафи исеменнән хат килде. Анда ул илдәге атом коралларын "беренче атом бомбасы буларак" саклар калырга, моның өчен берничә миллиардлык ярдәм бирергә вәгъдә иткән иде", дип сөйләде Токаев журналистларга.

Элекке министр бу хатны архивтан алып киң җәмәгатьчелеккә җиткерү - ул чордагы авыр һәм киеренке тәрәккыятьне аңларга ярдәм итәр иде, дип саный.
XS
SM
MD
LG