Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Фәләстиннең дәрәҗәсен арттырды


Фәләстин БМОда "әгъза булмаган дәүләт" дәрәҗәсенә күтәрелде. БМО генераль ассамблеясы утырышында резолюцияне хуплап 138 ил тавыш бирде, тугыз ил вәкилләре каршы чыкты, 41 ил тавыш бирүдән тотылып калды.

Израилнең БМОдагы вәкиле Рон Прозор яһүд дәүләтенең фәләстиннәр белән тыныч яшәргә теләвен, әмма бу тавыш бирүнең солых тырышлыкларын "артка чигерәчәген" әйтте.

Фәләстин дәрәҗәсен БМОда арттыру фәлестиннәрнең оешманың төрле идарәләренә кушыла алуын, шулай ук Израилгә каршы шикаять тапшыру өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә алачагын аңлата.
XS
SM
MD
LG