Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВИЧ йоктырган ятим фатирлы булу өчен көрәшә


Роман Абдуллин әбисе белән 12 метрлык бүлмәдә яши
Роман Абдуллин әбисе белән 12 метрлык бүлмәдә яши

Биш яшьлек ВИЧлы Роман Абдуллинның адвокаты Артур Шакиров Татарстанда авыруларга мөнәсәбәт турында сөйли.

Узган атна Казан мәхкәмәсе ВИЧ вирусын йоктырган биш яшьлек Роман Абдуллинның яшәү шартларын яхшырту үтенечен кире какты. Казан хокук яклау үзәге адвокатлары ярдәмендә мәхкәмәгә ятим баланы үстергән әбисе Рузия Абдуллина мөрәҗәгать иткән булган. Бүгенге көндә малай әбисе белән Казанда 12 метрлык бүлмәдә яши. Совет районы хакимияте вәкилләре малайның районда торак алу чиратында 655нче урында торуын белдерде. Роман Абдуллин очрагы һәм Татарстанда ВИЧ йоктыручыларга мөнәсәбәт турында малайны яклаучы Казан хокук яклау үзәге адвокаты Артур Шакиров белән сөйләшәбез.

15 ноябрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе ВИЧ йоктырган Роман Абдуллин һәм аның әбисенең яшәү шартларын яхшырту турындагы мөрәҗәгатен кире какты. Сез аларны яклаганда нинди канунга таянасыз?

Адвокат Артур Шакиров
Адвокат Артур Шакиров
– Русия хөкүмәтенең 2004 елның 21 декабрендә кабул ителгән 817 санлы күрсәтмәсе бар. Анда яшәү шартларын яхшырту хокукы бирелгән авыруларның исемлеге бар. ВИЧ шул исемлеккә кергән. Моннан тыш без торак кодексының 57 санлы маддәсенә таянабыз. Анда өстәмә торакка хокукы булган авырулар исемлеге бар.

– Чаллыда СПИДка каршы көрәш көне алдыннан узган матбугат очрашуында ВИЧлы кешеләрнең чираттан тыш торакка хокукы юк дип әйтелде. Табиблар бу сез әйткән кануннар белән таныш түгелме әллә?

– Күрәсең, бу күрсәтмәләрне төрле җирдә төрлечә аңлыйлар. Безнең өчен аларның мәгънәсе бер һәм без аларга нигезләнеп эшлибез. Безгә ВИЧлы кешеләрдән тыш башка төрле авырулар дә мөрәҗәгать итә, мисал өчен, рухи хасталар. Аларга да шул ук күрсәтмә нигезендә ярдәм итәбез.

– Татарстанда хокуклары бозылган ВИЧлы кешеләр бармы? Авыру баласын мәктәпкә урнаштыра алмау, үзләренең эшкә урнаша алмау очраклары белән мөрәҗәгать итүчеләр буламы?

– Диагнозны сер итеп саклау җаваплылыгы бар. Кешенең ВИЧ белән авыруы аркасында аны каядыр алмау яки кертмәү – канун бозу булганга, ачыктан-ачык мондый очракларның булганы юк. ВИЧлы кешеләр үзләре эшкә урнашканда бу турыда әйтмәскә хокуклы. Әгәр дә мәктәптә яки эш урынында моны беләләр икән – бу канун һәм аларның хокукларын бозу булачак. Күптән түгел без (Казан хокук яклау үзәге) ВИЧ йоктыручыларга медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсен тикшердек. Андыйларны төрле сәбәпләр табып теге яки бу хастаханәгә салмау, операция ясаудан баш тарту очраклары була. Гадәттә баш тартуның сәбәбе ВИЧ булмый. Андый кешеләрнең тагын башка чирләре дә була. ВИЧлы кешегә операция ясарга теләмәгән хастаханә "бездә сезнең ул икенче авыруыгызны дәваламыйлар, башта шуны тикшерегез, аннары безгә килегез", дип читкә җибәрәләр.

– Романның эше хәзер нәрсә булып бетәчәк?

– Казанның Совет районы мәхкәмәсенең карары бар. Аның белән без риза түгел һәм югарырак мәхкәмәләрдә җиңәрбез дип ышанам. Бер ай эчендә бу эшне Татарстанның Югары мәхкәмәсенә тапшырырга әзерләнәбез.
XS
SM
MD
LG