Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Саклаучы” һәйкәлен урнаштыру билгесез вакытка күчерелгән


Җәмәгатьчелектә зур шау-шу уяткан “Саклаучы” һәйкәлен Болгарда әлегә урнаштырмаска булганнар, чөнки тыюлыкта аннан да мөһимрәк төзекләндерү эшләре бар. Болгар музей тыюлыгы җитәкчесе Рафаил Мәхмүтов әйтүенчә, хәзер һәйкәл складта ята.

“Свободная трибуна”га Мәхмүтов белдерүенчә, аның кайчан урнаштырылачагы билгеле түгел.

“Быел аны урнаштыру күздә тотылмый. Аның өчен тынычрак вакыт кирәк. Минемчә бу яхшы һәйкәл һәм аны Болгарда урнаштырырга кирәк”, ди ул.

Билгеле булганча, 12 метрлы “Саклаучы” һәйкәленә каршы кайбер дин әһелләре, яшьләр, журналистлар чыккан иде.
XS
SM
MD
LG