Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае башлана


2012 елның 6-9 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае узачак. Конгрессның матбугат үзәге хәбәр итүенчә анда 800 делегат катнашачак. Шул исәптән, Русиянең 61 төбәгеннән - 423 делегат, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстаннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп уздырыла. Билгеле булганча, Татарстан президенты фәрманы белән 1992 елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, аларның 203 е —Татарстанда һәм Русиядә, 123 е — чит илләрдә. БТК Башкарма комитеты белән яшьләрнең 50 берләшмәсе хезмәттәшлек итә.

Корылтайда БТК Башкарма комитетының 2007-2012 еллардагы эшенә нәтиҗәләр ясау, алдагы елларда татар халкының үсеш юлларын билгеләү, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу механизмын уйлап табу һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тарту турында сүз барачак.

Анда Татарстан фәннәр академиясе галимнәре һәм министрлыклар тәкъдим иткән, татар халкының этник бердәмлеген саклау турындагы концепция проекты тикшереләчәк.

Делегатлар һәм корылтай кунаклары өчен кызыклы программа тәкъдим ителә. Ул өч секциядә уза торган "Татар милләтенең үсеш юллары", " Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны ", " Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге " дип атала. Мәдәни чараларга килгәндә исә, делегатлар һәм кунаклар Г.Камал исемендәге театрда спектакль һәм Татарстан, Русия сәнгать осталары катнашында зур концерт программасын карый алачак. Алар шулай ук Татарстанның берничә районында булып, анда яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән дә таныша алачак.

Корылтайда рәсми рәвештә "Татар иле" дип аталган Бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдим ителәчәк.

БТК Башкарма комитетының эшчәнлеге турындагы хисап татар һәм рус телләрендә аерым китапчык итеп нәшер ителде. Шулай ук "Милләтне үстерү хакына" дигән БТК документлары җыентыгы, 2012 елда узган яшьләр һәм дини форумнар материаллары, Бөтендөнья татар конгрессының 20 еллыгына багышланган тупланма дөнья күрде.
XS
SM
MD
LG