Accessibility links

“Азатлык” яшьләре татар телен яклап пикет уздырачак


8 декабрьдә Казанның Бауман урамында татар телен яклап пикет узачак. Аны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештыра. Аның рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, 11 декабрьдә Русия Дәүләт Думасы милли телләрне мәҗбүри укытмауны күздә тоткан канун өлгесе икенче укылышта каралачак һәм аның нигезендә киләчәктә татар телен дә факультатив рәвештә генә укытырга мөмкиннәр.

“Бу татар телен юкка чыгаруга китерәчәк. Без әлеге канунга каршы үз сүзебезне әйтергә тиеш”, ди ул.
XS
SM
MD
LG