Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда низаг куера


Каһирәдә президент сарае янында танклар китерелде. Алдагы көнне президент Мөхәммәт Мурси тарафдарлары һәм аңа каршы булучылар арасында ким дигәндә биш кеше үлгән, 350се яраланган. Бу хакта сәламәтлек саклау министрлыгы белдерә.

Президентка каршы булучылар Мурсиның бөтен вәкаләтләрне үзенә алуына каршы чыга. Мурси шулай ук канун чыгаручылар тарафыннан тәкъдим ителгән ил конституциясе өлгесен хуплады һәм аның нигезендә 15 декабрьгә референдум билгеләде.

Бүген Мурсиның халыкка мөрәҗәгать белән чыгуы күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG