Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда үлгән солдатның анасына 250 мең сум түләнде


23 яшьлек Александр Бербин хезмәт иткән 3730 хәрби часть егетнең анасы Светлана Бербинага акчалата компенсация түләгән. Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, хәзер рухи зыян өчен Александрның әтисенә – 250 мең сум һәм апасына 50 мең сум түләнергә тиеш.

2009 елның 12 июнендә Казан дары корылмасы тирәсендә прапорщик Анатолий Федотов исерек килеш солдат Александр Бербинны кыйный. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бу Бербинның психикасына тәэсир итүгә китергән. 23 яшьлек егет кизү торганда үз-үзенә кул салган.
XS
SM
MD
LG