Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яман шеш белән авыручы Галиягә ярдәм концерты уза


Галиягә ярдәм концерты афишасы
Галиягә ярдәм концерты афишасы

Казанда яман шеш авыруыннан гомеренә куркыныч янаган 17 яшьлек Галия Галиуллинаны коткару өчен ярдәм концерты үтәчәк.

Казанның Актерлар йортында 8 декабрь кичендә 17 яшьлек Галия Галиуллинага ярдәм концерты үтәчәк. Әлеге тамашаны татар эстрадасының яшь җырчылары һәм Галиянең дуслары оештыра. Аның гомере кыл өстендә, тиз арада акчаларны җыеп операция ясарга кирәк.

Быелның август аенда Казан кызы Галия Галиуллинаның канында яман шеш авыруы табалар. Шуннан соң Галия бер атна эчендә йөри алмас хәлгә килә. Чит илдә дәвалану өчен әти-әнисенең бурычка алган акчалары гына җитми. Шуңа да Галиуллиннар кызларының исәнлеге өчен бөтен илдән ярдәм сорарга мәҗбүр.

Галия һәм егете Камил
Галия һәм егете Камил
"Бүген ул әнисе Ләйсән белән Израилнең "Сураски" хастаханәсендә дәвалана. Акча тупланып беткәч аның арка миенә операция ясарга кирәк булачак. Әлегә хәле бик әйбәт түгел, химия белән дәвалау тукталгач анализлар начарланган, кәефе юк", ди Галиянең егете Камил Кадыйров.

Галия Галиуллинага Израилдә тулысынса дәвалау һәм операция өчен 154 146 доллар (4 миллион 766 мең сум) акча кирәк. "Татнефть" ширкәте әлеге кыз өчен үткән акчы җыю акциясендә бер миллион сум акча биргән булган.



Бүгенге көндә аңа Татарстан, Русия, чит илдән миһербанлы кешеләр акча җибәрә, интернетта, телевидение яңалыкларында, Казанның сәүдә үзәкләрендә Галиягә ярдәм чаралары уза. Бу эшкә татар эстрадасы җырчылары да кушылды. Алар ярдәм концертында катнашып, Галиягә булышучыларга теләктәшлек белдереп кызның тизрәк терелүен телиләр.

"Иң элек мин Галия турында телевизорда, яңалыкларда күрдем. Аннан соң интернетта аңа багышланган битләрне таптым. Ә концерт хакында миңа яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова язды. Ул "Мин синең белән" җырымның авторы", ди автор-башкаручы Булат Җиһаншин. 8 декабрьдә үтәчәк ярдәм концертында Булаттан тыш, Axelle төркеме, Алия Исрафилова, Илгәрәй, Лилиана Илнарзарова, Илнар Ялалов, Аиша Ганиуллина һәм башка дистәләгән яшь җырчы-башкаручылар, биючеләр, яшь телевидение алып баручылары катнашырга җыена. Билет сатудан җыелган акчалар да Галиягә ярдәм итү өчен җибәреләчәк.

Галиянең Израилдәге операциясе өчен тагын дүрт миллион сумга якын акча җыясы калган.
XS
SM
MD
LG