Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар конгрессының V корылтае ачылды


Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаеның тантаналы ачылышы булды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул Татарстанның “Алабуга” икътисади зонасы һәм башка проектларга тукталды һәм аларда татар яшьләрен дә катнашырга чакырды.

“Татарстан тотрыклыгы һәм уңышлары ил үсеше өчен җирлек булып тора. Татарлар сан нигезендә Русиядә икенче халык. Күпчелек диаспора чит илләрдә яши. Милләттәшләрнең теләктәшлеге – Татарстан эшчәнлегенең мөһим юнәлешенең берсе”, диде Миңнеханов.

Корылтай ачылышында шулай ук “Татар иле” бөтендөнья татар социаль челтәре тәкъдим ителде. Аның мөдире Тәбриз Яруллин аның планнары турында сөйләде.

Төштән соң корылтай делегатлары "Татар милләтенең үсеш юллары", "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны ", "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге " дип аталган секцияләргә бүленеп эшләүне дәвам иттеләр.
XS
SM
MD
LG