Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәчет Төркия акчасына төзеләчәк


Кырым мөселманнары диния Нәзарәтендә Акмәчеттә җәмигъ мәчете төзелеше мәсьәләсе каралды. Анда Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев, Төркиянең икътисади хезмәттәшлек оешмасының Кырым координаторы Хаҗи Бәйрәм Болат һәм төрек архитекторы Шакир Мераки катнашты.

Очрашу барышында Төркия вәкилләре Җәмигъ мәчет төзелешенең финанс чыгымнарын үз өстенә алуын әйттеләр.

Хаҗи Байрам Болат Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган фәрманы нигезендә инде бөтен кирәкле акчаларның бүленгәнлеген белдерде.

Төзелеш хөкүмәт вәкилләре белән барлык документларны раслаганнан соң башланачак дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG