Accessibility links

Русия думасының мәгариф комитетында «Русия мәгарифе кануны» әзерләнеп бетте


Бу канун өлгесенә телләрне өйрәнү турында яңа матдә өстәлде. Анда Русиядә дәүләт телендә (рус теле) һәм шулай ук белем алганда һәм тәрбиядә сайлап алынган телнең гарантияләнәве турында языла. Бу хакта Газета.ру хәбәр итә.

Канун өлгесенең әлеге матдәсендә республикаларда үз дәүләт телләрендә укыту һәм өйрәнү турында да язылган, әмма ул рус теленә зыянга булмаска тиеш диелгән.

Өлгедә мәктәпләрне ябу-япмау турында да юллар бар. Мәктәпләрне ябу йә үзгәртү анда яшәүчеләр фикерен исәпкә алмыйча эшләнергә тиеш түгел диелгән. Югары уку йортлары язмышын да махсус төзелгән комиссия хәл итәчәк. Бу комиссияне хөкүмәт төзергә тиеш, диелә.

Татарстаннан Русия думасы депутаты, мәгариф комитеты әгъзасы Илдар Гыйлметдинов Дөнья татар конгрессы бишенче корылтае делегатлары алдында чыгыш ясаганда, Татарстанны күз алдында тотып, әлеге канунда безнең өчен бер артка китеш тә юк, киресенчә, алга китеш бар, дип ышандырды.

Мәгариф канунын Русия думасы депутатлары 11 декабрь көнне икенче укылышта карарга тиеш.
XS
SM
MD
LG