Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Закиров - янә Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе


Ринат Закиров
Ринат Закиров
Дөнья татар конгрессы бюросы әгъзалары Ринат Закировны янә Башкарма комитет рәисе итеп сайлады.

Башкарма комитет бюросында рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин, РИУ ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, Сарытаудан Эдуард Ганиев, депутат Разил Вәлиев, Фәрит Уразаев, галим Дамир Исхаков һәм Уфадан Алик Локманов та бар. Делегатлар пленар утырышта 77 кешелек Башкарма комитет сайлады.

Корылтайның икенче көнендә үткән пленар утырышта резолюциягә өстәмәләр, конгресс низамнамәсенә үзгәрешләр, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать кабул ителде. Секцияләрнең эшенә йомгак ясалды.

7 декабрьдә делегатлар өч секциягә бүленеп эшләде. Алар "Татар милләтенең үсеш юллары", "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны", "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" темаларына багышланган иде.

"Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны" секциясендә чыгыш ясап Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов һәр районда һәм шәһәрдә зирәк татар балалары өчен элитар гимназияләр ачу кирәклеген белдерде.

Русия мәгарифенең бүгенге хәле беренче көнне булган пленар утырышта да кискен тәнкыйтьләнде. Анда чыгыш ясаган Мәскәү галиме академик Роберт Нигъмәтуллин: Мәскәүдән БДИны ике телдә (яртысын рус, яртысын татар телендә) бирү хокукын таләп итәргә кирәк!” диде.

Нигъмәтуллин Татарстанда спортка гына зур игътибар бирелүен, ә фәнне, телләрне өйрәнүнең икенче планга калуын тәнкыйтьләде.
XS
SM
MD
LG