Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot-тан Самуцевич шикаяте Европа мәхкәмәсендә каралырга мөмкин


Екатерина Самуцевич
Екатерина Самуцевич
Pussy Riot әгъзасы Екатерина Самуцевич шикаяте Европада кеше хокуклары мәхкәмәсендә каралырга мөмкин.

Бу хакта "Коммерсант" белдерә. Самуцевич адвокаты, казанлы Ирина Хрунова мәхкәмә секретариатыннан бу хакта хат алган.

Самуцевичны канун бозып тоткарлаулары, мәхкәмәнең гаделсез үтүе, гаепләнүченең сүз ирегеннән мәхрүм ителүе Европа мәхкәмәсенә шикаять ителгән иде.

Хрунова Pussy Riot кызлары: Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичның өчесенең дә хокукларын яклаячагын белдерә.

Кызлар Коткаручы Гайсә чиркәвендә Владимир Путинга каршы панк-гыйбадәт кылуда гаепләнеп, ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Соңрак Мәскәүдәге мәхкәмә Самуцевич җәзасын шартлыга алыштырды.
XS
SM
MD
LG