Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда – корылтай, Чаллыда – татар активистлары хөкеме


Рәфис Кашапов мәхкәмә бүлмәсендә
Рәфис Кашапов мәхкәмә бүлмәсендә

Казанда корылтай ачылган мизгелдә Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашапов шикаятен кире кагып, аңа чыгарылган хөкемне көчендә калдырды.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов, “Азатлык” берлеге идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин 30 августта уздырылган ялгыз пикетны урам җыенына әйләндерүдә гаепләнделәр. Аларга унар мең сум түләтү турында мәхкәмә карар да чыгарды. Рәфис Кашапов әлеге карар белән риза түгел һәм ул аны Татарстан Югары мәхкәмәсендә, аннан инде Рәфис Страсбургта күтәрергә җыена.

Искә төшерик, “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Татарстан мөстәкыйльлеге көне уңаеннан Чаллының берничә урынында ялгыз пикет оештыра. Дамир Шәйхетдин Габдулла Тукай һәйкәле янына шигар тотып баса. Бу көнне Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов листовкалар тарату белән мәшгуль була. Ул ялгыз пикетта торучы Дамир Шәйхетдин янына килеп аның хәлен белешеп китә. Шушы мизгелләрне хокук саклау оешмалары фотога, видеога төшерә. Соңыннан, шушы фотолар, видеоларга нигезләнеп, ФСБ хезмәткәрләре мәхкәмәгә бирә. Янәсе, Дамир Шәйхетдин һәм Рәфис Кашапов ялгыз пикет кануннарын бозалар, ягъни ялгыз пикет барышында бер урында ике кеше басып торганын күрсәтергә тырышалар. Хокукчылар максатларына ирешә, әйткәнебезчә, мәхкәмә аларның икесенә дә унар мең сум түләтү турында карар чыгара. Рәфис әфәнде бу карар белән риза булмыйча Чаллы мәхкәмәсенә кассация шикаяте юллый. 6 декабрь, иртәнге 10 сәгатьтә бу шикаять карала. Нәкъ шушы ук вакытта Казанда БТК корылтае да үз эшен башлап җибәрә.

Булып узган мәхкәмәдән соң без Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка шикаять эшенең нинди юнәлеш алуы һәм бер уңайдан татар конгрессына мөнәсәбәте белән кызыксындык.

– Рәфис әфәнде, Чаллы мәхкәмәсе сезнең шикаятьне канәгатьләндермәде, шулай буласын көткән идегезме?

Рәфис Кашапов мәхкәмә бүлмәсендә
Рәфис Кашапов мәхкәмә бүлмәсендә
– 30 август буенча миңа салынган штраф турындагы карарны Чаллыда инде икенче тапкыр аппеляциягә бирдем. Ничә тапкыр бирсәм дә, бу карарның үз көчендә калачагын беләм. Шулай да куәт структуралары, Русия империясе ялчыларына каршы бу көрәшне принципиаль дип саныйм һәм дәвам итәм. Алла боерса, якын арада Татарстан Югары мәхкәмәсенә дә шикаять юллыйм. Монда да Чаллы мәхкәмәсе карары үз көчендә калыр, дип уйлыйм. Киләчәктә инде Страсбург мәхкәмәсенә җитәргә җыенам.

– Сезнең шикаятьне карау татар конгрессы башланып килгән вакытка туры килде. Казанда корылтай башлана, монда Чаллыда ТИҮ рәисе мәхкәмә залында утыра.

– Мин монда Чаллы ФСБ хезмәткәрләренә “рәхмәт” әйтер идем. Минем беренче шикаять Чаллыдан БТКга делегатлар сайлау вакытында каралды, икенчесе менә корылтай эшли башлаган чорга туры килде. Монда инде миңа тартышуларның файдасыз, эшчәнлекне тагын да дәвам итә калганда штрафларның булып торуына, артуына, төрмәгә ябылу ихтималы хакында да кисәтүләре, дип кабул итәм.

– Татар конгрессына Татарстанның бик күп төбәкләреннән милли хәрәкәт, БТИҮ вәкилләре дә тәкъдим ителгән булган, дигән сүзләр ни дәрәҗәдә дөрес?

– Мин интернеттан делегатлар исемлеген карадым. Күптән түгел Казанда да булдым. Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ унга якын кешене корылтайда катнаштыру өчен исемлек тәкъдим иткән. Әмма корылтайга бер кешене дә кертмәү турында җавап алынган. Бу инде хакимиятнең, куәт хезмәтләренең милли хәрәкәтнең бер өлешеннән уттан курыккандай шүрләвен күрсәтә. Конгресс дәүләт җитәкчелеге күзәтүе астында. Бу конгресс алар ни әйтсә, шуны үтәүче кесә оешмасы булып кала.

Ә менә Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов мөселманнарны яклап урам җыены оештыруда гаепләнде. Аңа да ун мең сум түләтү турында хөкем карары чыгарылды. Гамил әфәнде дә бүгенге көндә бу карарны юкка чыгарту буенча мәхкәмәләрдә эш алып бара. Ләкин әлегә нәтиҗә юк икән.

Гамил Камалетдинов мәхкәмә бүлмәсендә
Гамил Камалетдинов мәхкәмә бүлмәсендә
“Русиядә гадел һәм бәйсез мәхкәмәләрнең булуы мөмкин түгел. Казыйларга өстән нәрсә кушсалар, алар шуны үтиләр. Монда безнең җиңү мөмкинлеге юк. 19 июльдә Казанда булган вакыйгалардан соң күп җирдә каршылык чаралары узды. Чаллыда да пикет үтте. Оештыручысы мин идем. Барысын да канунга туры китереп эшләдек. Шуңа да карамастан, канун бозуда гаепләп, ун мең сум түләү таләп иттеләр. Моңа каршы мин мәхкәмәгә шикаять бирдем. Элекке карарны үз көчендә калдырдылар. Хәзер инде Татарстан мәхкәмәсенә дә шикаять юлладым. Моңа айдан артык вакыт узса да, әлегә җавап юк. Казанда да бу карар шул килеш калырдыр. Чөнки алар бер-берсен сатмый, корпоратив бердәмлек дигән нәрсә бар. Алга таба шикаятьне Страсбург мәхкәмәсенә юлларга исәплим, мин моны болай гына калдыра алмыйм. Ике инвалид балам бар, бернинди дә артык акчам юк”, ди Гамил Камалетдинов.

Дөнья татарлары конгрессы барган бер вакытта мондый хөкемнәр, мәхкәмә эшләре хакында сүз алып бару урынсыз да кебек. Ләкин әлегә чынбарлык нәкъ шундый.
XS
SM
MD
LG