Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: “Магнитский исемлеге”нә җавап АКШка юнәлгән булырга тиеш


Сергей Лавров
Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ”Магнитский исемлеге”нә дәүләт думасының җавабы турыдан-туры АКШка юнәлгән булырга тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, “Магнитский исемлеге” президент Барак Обаманың Русия белән дипломатик уңышларын юкка чыгаруга юнәлгән. Бу хакта Лавров президент Владимир Путинның ышанычлылары белән очрашкан вакытта әйтте.

Русия думасында халыкара эшләр комитеты рәисе Алексей Пушков, әлеге очрашу вакытында, ике төрле җавап чарасының булуын, берсенең гомум характерда, ә икенчесенең кискен рәвештә АКШка юнәлгәнлеген белдерде.

Чаралар Русиягә керү һәм чыгу канунына үзгәрешләр кертүгә, чит илләрдәге русиялеләргә зыян китергән чит ил ватандашларына чикләүләр кертүгә, банк һәм инвестиция хисапларын туңдыруга кагыла.

6 декабрьдә АКШ сенаты “Магнитский исемлеге”н хуплады. Әлеге документ Русия һәм АКШ арасындагы сәүдәне чикли торган Джексон-Вэника кануны белән бәйләнгән. Аны үзгәртү һәм Русия белән сәүдәне җайга салу канун өлгесе кабул ителде.

Джексон-Вэника төзәтмәләре кеше хокуклары кысылу сәбәпле “салкын сугыш” вакытында СССР белән сәүдәне чикләү өчен кабул ителде.
XS
SM
MD
LG