Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “Безнең һәм сезнең ирек өчен” дип аталган протест чарасы булды


Мәскәүдә 2011 елның 5 декабрендә үткән протест
Мәскәүдә 2011 елның 5 декабрендә үткән протест
Петербурда Русиядә парламент сайлауга һәм протест чаралары башлануга бер ел тулу уңаеннан “Безнең һәм сезнең ирек өчен” дип аталган протест йөреше үтә. Бу йөрештә катнашучылар сәяси тоткыннарны чыгаруны, парламентка вакытыннан элек сайлау үткәрүне, мәхкәмә реформасы ясауны таләп итә.

Интерфакс хәбәр итүенчә, урам йөрешендә катнашучылар “Русия ирекле булачак!”, “Путин, кем ул? Әйдә, сау бул!”, “Сәяси тоткыннарга ирек” шигарләрен кычкырып әйтеп бара.

Чарада “Русиянең либертариан фиркасе”, Русия социалистик хәрәкәте, ПАРНАС, “Яблоко”, “Солидарность” хәрәкәте әләмнәре җилферди.

Оештыручылар әйтүенчә чарада ике меңнән артык кеше катнаша. Урам йөреше хакимиятләр белән килешенгән.
XS
SM
MD
LG