Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр оппозициясе яңа протест чараларына чакырды


Каһирәдә протест. 7 декабрь 2012
Каһирәдә протест. 7 декабрь 2012
Мисырда оппозиция яңа протест чараларына чакырды. Кичә Мисыр президенты Мөхәммәд Мурси үзенең дәүләт башлыгы вәкаләтләрен киңәйтү турында декретын юкка чыгарды. Бу декрет күп кеше катнашында протест чараларына китергән иде. Әмма шул ук вакытта Мурси 15 декабрьгә билгеләнгән яңа конституциягә кагылышлы референдумны үз көчендә калдырды.

Оппозициядәге баш фирка – Милли коткару фронты лидеры Әхмәт Саид, конституция өлгесе бар мисырларның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерми, дип белдерде. Референдум үткәрүне халыкка каршы сугыш буларак бәяләде.

Президент төрле фиркаләрнең лидерлары һәм башка активистлар белән очрашудан соң 22 ноябрь декретын кире кагу фәрманы имзалады. Әмма оппозициядәге фиркаләрнең вәкилләре бу очрашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG