Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татарстан турында фотокүргәзмә ачыла


Бүген Төркиянең Әнкара шәһәрендәге милли китапханәсендә Татарстан турында фотокүргәзмә ачыла. Анда ТЮРКСОЙ фоторәссамнары, төрки дөньядагы иҗади очрашуларда катнашучыларның 100 рәсеме урын алачак.

2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булачак Казаннан тыш, күргәзмәдә Болгар, Зөя, борынгы Алабуга, Габдулла Тукай елында иң истә калган мизгелләр, Татарстанда ТЮРКСОЙ үткәргән чаралар фотолары булачак.

Күргәзмә ачылышында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гюнай, ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дюсән Касеинов һәм Әнкарадагы рәсми затларатнашачак.
XS
SM
MD
LG