Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгына иң күп шикаятьләр Казаннан килгән


Татарстан мәгариф министрлыгының бер ай дәвамында эшләгән “кайнар элемтә”сенә акча җыю турында 60 шикаять килгән. Иң күп шикаятьләр – Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Бөгелмәдән.

Нигездә ата-аналар мәктәп директорларының һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең көнкүреш кирәк-яракларына, оешманы җиһазландыруга һәм өстәмә белем бирү хезмәтләре өчен акча таләп итүеннән зарлана.

Моннан тыш ун уку йортына барып тикшерүләр уздырылган. Дүрт уку йорты нигезендә килгән шикаятьләр тулысынча, икесендә өлешчә расланган. Тикшерү нигезендә Казанның Идел буе районы 95нче мәктәбе җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту карары чыгарылган.
XS
SM
MD
LG