Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путин елга нәтиҗә ясый


Бүген Русия президенты Владимир Путин еллык мөрәҗәгате белән чыгыш ясый. Путин илдәге сәяси, икътисади һәм социаль вазгыятькә нәтиҗә ясар, Русиянең алдагы елларга үсешен һәм тышкы сәясәтен билгеләр, дип фаразлана.

Элекке елларда Путин халык белән "сөйләшү" оештыра иде. Аның халык белән туры элемтәне узган елда "Россия 1", "Россия 24" телевизион каналлары һәм "Маяк", "ВестиFM" һәм "Россия радиосы" тапшырды.

Быел Путин Мәскәү вакыты белән көндезге 12дә сорауларсыз үзе генә чыгыш ясый.
XS
SM
MD
LG