Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русиянең эчке эшләренә тыкшынмаска кушты [видео]


Путин Русиянең эчке эшләренә тыкшынмаска кушты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Путин Русиянең эчке эшләренә тыкшынмаска кушты

Русия президенты Владимир Путин парламентка еллык юлламасында илнең эчке һәм тышкы сәясәте, икътисади һәм социаль мәсьәләр турында сөйләде.

"Илнең эчке сәясәтенә турыдан яки башка юллар белән тыкшыну кабул ителерлек хәл түгел. Сәяси эшчәнлеге өчен чит илдән акча алган һәм шуның белән чит мәнфәгатьләргә хезмәт иткән кеше Русиядә сәясәтче була алмый", диде Путин.

Бу президентның март аенда алты еллык яңа мөддәткә ил җитәкчесе итеп сайланганнан бирле ясаган беренче шундый зур чыгышы булды.

Бүгенге юлламасында Путин шулай ук Русия халкының "милли һәм рухи бердәмлеген саклау" мөһимлеге турында сөйләде, Русия алдында торган иң зур проблемаларның берсе дип халык санының кимүен атады.

Путин чыгышы 1 сәгать 20 минут дәвам итте. Президент экстремизм турында кисәтеп, "ябык этник төркемнәргә" Русиядә үз кануннарын урнаштырырга мөмкинлек бирелмиячәк, дип белдерде һәм иммиграция кануннарын кырыслатырга чакырды.

Путин коррупциягә каршы көрәшне дәвам итәргә вәгъдә итте, башка социаль проблемаларга кагылды.
XS
SM
MD
LG