Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамактагы татар кафедрасына мактаулы исем бирелде


Илшат Насипов
Илшат Насипов

Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалының татар-чуаш кафедрасы бар илгә танылды. “Русиянең алтын кафедрасы” дигән мактаулы исемгә лаек булды ул. Ә кафедра мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насиповка исә Мәскәүдә үткән тантанада Блез Паскаль алтын медале тапшырылды.

Бу бүләк Европа берлеге тарафыннан булдырылган. Илшат Насипов җитәкләгән кафедрага исә Европа фәнни-сәнәгать пулатының “Европа сыйфаты” дипломы тапшырыла.

Илшат Насипов эшләгән уку йорты бу елның августына кадәр Стәрлетамак педагогия академиясе сыйфатында иде. Ә быелгы уку елыннан ул Башкортстанның төп университеты канаты астына керде. Стәрлетамакта татар бүлеге 1993 елдан бирле үк уңышлы эшләп килә. Ә 1998 елда ул татар кафедрасы итеп үзгәртелде. Кафедрага беренче көненнән үк филология фәннәре докторы Илшат Насипов җитәкчелек итә.

Татар талиплары беренче курстан ук фәнни эш белән шөгыльләнә, фольклор, диалектологик практикалар вакытында җыйган мәгълүматларны курс, диплом эшләре сыйфатында файдалана алар.

Кафедра каршында “Илһам чишмәләре” әдәби-иҗат түгәрәге дә эшләп килә. Филология фәннәре кандидаты Фәридә Бохарова җитәкләгән шушы берләшмә әгъзалары Башкортстанның һәм Татарстанның танылган әдипләре белән һәрдаим очрашып тора. Алардан үзләренең иҗат җимешләренә хак бәяне, иҗатка илһамны ала.

Казан дәүләт университетының “Әллүки” иҗат берләшмәсе белән аралашып торырга да вакыт таба стәрлетамаклылар. Кафедра мөдире Илшат Насипов озак еллар Башкортстан татар конгрессының Стәрлетамак шәһәре бүлеген дә җитәкләде һәм милли-мәдәни мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү юнәлешендә байтак игелекле эшләр башкарды.
XS
SM
MD
LG