Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миякә районында Акмулла көннәре үтә


Мифтахетдин Акмулла
Мифтахетдин Акмулла

Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар Башкортстанда ай азагына кадәр үтә.

Башкортстанда ел да уздырылучы Мифтахетдин Акмулла көннәре дәвам итә. Уфада башланган хәтер чаралары хәзер Миякә районына күчте. Анда Акмуллага багышланган мәдәни-әдәби кичәләр 13 декабрь көнне Миякә районы үзәге Кыргыз Миякә авылында һәм Туксанбай авылында оештырылды.

Уфада Акмулла укулары кысаларындагы чаралар аның исемен йөртүче Башкортстан дәүләт педагогия университетында яшь рәссамнар күргәзмәсе белән ачылып киткән иде. Башкортстан дәүләт педагогия университетының Акмулла музеенда оештырылган шушы күргәзмәгә бу уку йортының сәнгать-графика факультеты талипларының курс һәм диплом эшләре урнаштырылды.

Күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар бу ай азагына кадәр төрле урыннарда оештырыла. Акмулла укуларының Башкортстан дәүләт педагогия университетында башлануы табигый. Чөнки бу югары уку йортына берничә ел элек Мифтахетдин Акмулла исеме бирелде. Биредә Акмулла укулары кысаларында чәчәннәр бәйгесе оештырыла. Талипларның фәнни эшләре йомгакларына багышлап конференция дә була.

Акмуллага багышланган чираттагы чара 13 декабрь көнне Миякә районында дәвам итте. Кыргыз Миякә авылында һәм Туксанбай авылында Мифтахетдин Акмуллага багышланган күргәзмә дә ачылды. Туксанбай авылындагы йорт-музейда Акмулланың китаплары да, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы китаплар, брошюралар һәм библиографик белешмәләр дә урын алган.

Раил Әсадуллин
Раил Әсадуллин
Миякәдәге бәйрәм чаралары хакында үзе дә Акмулла бүләге иясе, язучы Фәнис Янышев мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, бәйрәм чаралары бик матур һәм эчтәлекле үтә. Быелгы Акмулла бүләге Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсадуллинга тапшырылган.

Мифтахетдин Акмуллага багышланган алдагы чаралар 14 декабрь көнне Стәрлебаш районында да оештырыла. Анда татар милли оешмалары вәкилләре үзләрендә булдырылган Акмулла бүләген тапшыру тантанасын үткәрә. Бәйрәмгә Казаннан да кунакларны көтәләр. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр – “Казан утлары” журналы мөхәрририяте әгъзалары килә хәтер кичәсенә.
XS
SM
MD
LG