Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:01

Конгресс корылтае вәкилләренең Кукмара сәфәре

Кукмаралар кунакларны район чигендә ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алды. Кунакларны сәламләп, бергәләп җырлап-биеп алганнан соң, автобуслар Югары Чура авылына юл тотты. Анда авылның мәдәният йортында корылтай вәкилләе һәм авыл сәнгатькәрләре белән якыннан танышу башланды. Кайбер вәкилләр авыл җитәкчелегенә символик бүләкләр дә бирделәр. Латвиядан килгән Илдус Сабитовның бүләге көтелмәгән булды, ул хуҗаларга кара икмәк бүләк итте. Ул “Бездә данлыклы бальзамнар бар. Әмма мин сезгә Латвиянең данлыклы кара икмәген алып килдем, аннан авыз итеп карагыз,” диде. Югары Чура авылы хакимияте башлыгы, икмәкне кулына алып, “Тиз көннәрдә безнең авылда бәйрәм булырга тиеш, без аны, вак кисәкләргә бүлеп, бәйрәмдә катнашучыларга өләшеп чыгачакбыз,” диде. Кукмара бистәсендә корылтай делегатлары мәчет һәм мәдрәсә белән танышты, “Туган якны өйрәнү” музеенда булды. Аннары Булатов исемен йөртүче күппрофильле лицейга бардылар. Лицейның коридорлары, спорт залы бу көнне чын мәгънәсендә күргәзмә залына охшап калган иде. Коридор буенча сузылган стендларда лицейның эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәр эленгән, укучыларның кул эшләре куелган, ә спорт залында Кукмарада эшләнгән күп төрле әйберләр күргәзмәсе җәелгән иде. Кунакларның күбесе аларны, исләре китеп карады дисәм, ялгыш булмас.
күбрәк күрсәт

1
2
Tatarstan -- Scene of World Tatar Congress participants visit to Kukmara district of Tatarstan, 09Dec2012
3

Tatarstan -- Scene of World Tatar Congress participants visit to Kukmara district of Tatarstan, 09Dec2012

4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
XS
SM
MD
LG