Accessibility links

Кайнар хәбәр

Людмила Алексеева 15 декабрь җыеннарында катнашмаска чакырды


Мәскәү Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева халыкны 15 декабрьгә билгеләнгән "Азатлык йөрешендә" катнашмаска чакырды.

Алексеева Мәскәү хакимиятләренең оппозиция вәкилләрен Лубянка мәйданына кертүдән баш тартуын провокация дип атады. Аның сүзләренә караганда нәкъ бу гамәл тәртип бозуга китерергә мөмкин. Хокук яклаучы яңа кулга алулар ихтималына, элек кулга алынганнарга карата яңа гаепләүләр белдереләчәгенә борчылуын әйтте.

Алексеева ризасызлык тыныч урам җыеннарында гына белдерелергә тиеш, дип саный.

Мәскәү шәһәр хакимияте шимбәгә билгеләнгән "Азатлык йөрешенә" рәсми рөхсәт бирелмәгәнен хәбәр итте.

Шимбә көнне урам җыены Уфада да үтәчәге хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG